Нурлат гимнасткалары чираттагы тапкыр башкала ярышларыннан зур җиңүләр яулап кайттылар.
Бөтенроссия гимнастика көненә багышлап үткәрелгән нәфис гимнастика буенча “Көзге ямь” ачык турниры гимнасткаларның бүләкләр янчыгын барлык дәрәҗәдәге бүләкләр белән тулыландырды. Алар гомуми зачетта икешәр алтын һәм көмеш, бер бронза медаль яуладылар. Эмилия Сәгъдиева һәм Ралинә Батдалова дәрәҗәле жюриның югары бәясенә лаек булдылар. Эльвина Сатдарова һәм Аня Челышова – икенче, Софья Синцова өченче урыннарда. Эльвина белән Софьяның мондый дәрәҗәдәге ярышларда тәүге тапкыр гына катнашуларын һәм шунда ук лаеклы нәтиҗә күрсәтүләрен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк.
– Барлык кызларым да максималь тырышлык күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар, – дип билгеләп үтте кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.
Әмма бүләкләр моның белән генә чикләнми. Эльвина “Мисс сөйкемлелек”, ә Аня “Мисс елмаю” номинацияләре буенча аерым билгеләп үтелгән.