Нурлатлылар өчен истәлекле вакыйгаларга бай көн шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә уңайлы мохит булдыруга багышланган район-семинар киңәшмәсе белән дәвам итте.
Социаль әһәмиятле оешма һәм учреждениеләр, предприятиеләр, идарәче компанияләр, авыл җирлекләре һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре, вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү шәһәр Мәдәният сараенда үтте. Ул үзенчәлекле тәҗрибә уртаклашудан башланды. Үрнәк рәвешендә Мөслим районының иҗтимагый киңлекне төзекләндерү тәҗрибәсе турында фильм күрсәтелде.
Ул авылларга ярдәмгә килә торган үзара салым программасына басым ясады, аны тормышка ашырыла торган проектка авылда яшәүчеләрнең матди катнашын турыдан-туры тарту мөмкинлеге дип атады.
Теманы Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузил Гыйләҗев дәвам итте. Ул агымдагы елның 10 аенда шәһәр микрорайоннарында һәм территориаль берәмлекләрендә төзекләндерү, чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча башкарылган эш күрсәткечләре белән таныштырды. Үз территорияләрен карауда битарафлылык күрсәткән кайбер предпритиеләр коллективларына каршы үрнәк мисаллар да китерелде. “Иң элек, хезмәт һәм үз-үзеңне тоту культурасы турында онытмаска кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте очрашуларда катнашучыларга Рузил Гыйләҗев. Биредә шулай ук киләчәктә шәһәрлеләрнең яшәве өчен уңайлыклы шартлар тудыру буенча бурычлар да бәян ителде. Җирле хакимият органнарының үзара уңай тәҗрибә алышу буенча системалы эшчәнлеге турында шәһәр башлыгы урынбасары Владимир Кашкаров сөйләде. Беркетелгән территорияләрен төзекләндерү буенча гамәли эш тәҗрибәләре белән Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин һәм 9нчы ТОС рәисе Александр Собольков уртаклаштылар.
Сөйләшү бик нәтиҗәле килеп чыкты, яңа тәҗрибәнең семинарда катнашучыларга файдалы буласына шик юк. Уңайлы мохиттә яшәр вакыт җитте. Иң мөһиме, стартта тукталып калмаска.