Нурлатка визиты кысаларында ТР Дәүләт Советы депутаты, Советның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Нурлат үзәк хастаханәсе поликлиникасында булды.
Биредә ул медицина учреждениесенең кайбер бүлмәләре белән танышты, гериатрия бүлмәсенә аерым игътибар бирде. Хәтерләсәгез, ул “Демография” проектының “Өлкән буын” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачылган иде. Людмила Рыбакова биредә 65 яшьтән өлкәннәр өчен тудырылган шартлардан канәгать калуын белдерде.
Людмила Рыбакованың визиты репрессия корбаннарын искә алу көне белән туры килде. Истәлекле дата уңаеннан ул район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов озатуында кайбер әлеге категория нурлатлылар янына барып, бүләкләр тапшырды. Үз чиратында Ильяс Әхмәтҗанов та район башлыгының истәлекле бүләкләрен җиткерде.