ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген "Тирмәкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр тәрбиячеләре белән бергә экскурсиядә булдылар.

Кичә шәһәр Мәдәният сараенда мәгаф, мәдәният һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе агымдагы елда беренче тапкыр утырыш үткәрде.

Нурлатның "Омтылыш" нәфис гимнастика буенча студиясе спортчыларын чираттагы ярышларда хөрмәтләделәр.

Дүшәмбе көнне Сәләнгеш һәм Мамык авыл җирлекләрендә узган халык белән очрашуларда эшләнгән эшләр һәм планнар хакында район җитәкчелеген генә түгел, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованы да таныштырдылар.

Ярышлар узган ялларда Казанда үтте. Анда Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән 7 укучы катнашты. Һәм 4 призлы урын яуладылар.

"Чык тамчысы" балалар бакчасында  "Юл фәннәре мәктәбе" юл хәрәкәте иминлеге тематик атналыгы кысаларында әти-әниләр һәм балалар белән чаралар узды.


3
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

"Форпост" отряды әгъзалары "Легенда" патриотик клубы җитәкчесе Владимр Малыгин һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәбе укучылары белән берлектә Сталинград сугышында совет гаскәрләре җиңүенә 77 ел тулу уңаеннан  Мәңгелек утка венок куйдылар.

 ТАССРның 100 еллык юбилее кысаларында  үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр.

Чулпан авыл җирлегендә барлыгы 290 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Анда 253 эре мөгезле терлек, шул исәптән 96 баш савым сыер исәпләнә.

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International