Нурлат районы авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылган һәм тагын ниләр эшлисе бар

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

   Дүшәмбе көнне Сәләнгеш һәм Мамык авыл җирлекләрендә узган халык белән очрашуларда эшләнгән эшләр һәм планнар хакында район җитәкчелеген генә түгел, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакованы да таныштырдылар.

Җлеше ңирлекләр күрше булу белән бергә, бер-беренә ошаганнар да. Җирлек башлыклары Анатолий Пименов һәм  Валерий Рыжков хисап докларында барлык тармакларда эшләнгән эшләр һәм башкарыласы планнар хакында бәян иттеләр. Эш фронтын авыл халкы билгели, сорауларны район җитәкчелеге контрольгә ала. Сәләнгешлеләр бу юлы активрак булдылар. Аларны иминлек, бәйсез этләр, кое 1әм башка мәсьәләләр  борчый. 

Мамык авыл җирлегендә дә алда торган чорга зур планнар. Бутаихада автобус тукталышында павильон куярга кирәк. Суүткәргеч торбаларны, Мәдәният йорты түбәсен алмаштырырга кирәк. Биредә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» генераль директоры Шамил Яһудин үз ярдәмен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International