Күренекле якташыбыз Сәлам Алишев өчен тавыш бирегез

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

ТАССРның 100 еллык юбилее кысаларында  үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр.

45 кандида арасында республиканың һәр районнан вәкилләр бар. Алар арасында —якташыбыз, XVI гасырның икенче яртысы – XX гасырның башындагы Казан ханлыгы һәм Урта Идел буе халыклары тарихы, Казан тарихы, татар халкының социаль һәм милли изүгә каршы көрәше тарихы буенча зур белгеч Сәлам Алишев та бар.

1929 елның 20 мартында ТАССР Чистай кантоны (хәзерге ТР Аксубай районы) Шәрбән авылында туган. Хəзерге Норлат районына кергəн Яңа Əлмəт авылында үсә. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган (1951). Тарих фәннәре кандидатлыгына (1968), докторлыгына (1990) диссертацияләр яклаган.

Без нурлатлыларны күренекле якташыбыз белән булган хәтирәләрне яңартып, тавыш бирергә чакырабыз.

Тавыш бирү http://100.tatarstan.ru сайтында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International