Ярышлар узган ялларда Казанда үтте. Анда Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән 7 укучы катнашты. Һәм 4 призлы урын яуладылар. Мисал өчен, Булат Шәйдуллин быел дүртенче тапкыр беренчелектә җиңү яулады. Дамир Мөхәммәтов беренче тапкыр гына катнашса да, пьедесталның югары баскычына күтәрелә алды. Данил Морозов һәм Павел Веренцов өчен дә беренчелек уңышлы булды. Данил - икенче, Павел - өченче урынны чулаган.