ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу көнне республиканың җыелу пунктына 10 егет китәчәк. 

12 майдан башлап санитар-эпидемиологик шартлар яхшырганчыга кадәр сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлек, шул ук вакытта мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрергә кирәк.

 

Укуларын югары уку йортында дәвам итәргә җыенучы 11 сыйныф укучыларына, әлбәттә, вузга керү өчен имтиханнар сайлап, тиешле БДИны бирергә кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында. 

Татарстанда гади булмаган икътисадый ситуациядә  калган предприятиеләргә  федераль һәм республика ярдәм чараларын тормышка ашыру бара. 

Бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә.

 


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзер  халыкка өйләреннән читтә йөрү өчен цифрлы смс-пропуск һәм эш урыннан белешмә кирәк булмаячак. Бу - коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле кертелгән чикләүләрдән чыгуның беренче адымнары гына. 

Бүген, 13  майда, 73нче янгын частенда инженер-инспекторлар составы белән киңәшмә узды. 

Нурлат электр челтәрләре  14 майда кулланучыларга электр энергиясен планлы рәвештә өзеп тору турында хәбәр итә. 

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларын  үстерү сезоны башлану белән тәүлеклек һәм үскән чебиләргә сорау арта. 


12
май, 2020 ел
сишәмбе

3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International