3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар.
Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш ай вакытлары бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Бары тик гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм ул гамәлдәге булырга тиеш", - дип билгеләп үтте РФ Пенсия фондының Нурлат районындагы (районара) идарәсе начальнигы Рушания Шакирова.
Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәк аша да бирергә мөмкин.