Нурлат чыгарылышлары кирәкле БДИ фәннәре санын үзләре сайлаячак

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Укуларын югары уку йортында дәвам итәргә җыенучы 11 сыйныф укучыларына, әлбәттә, вузга керү өчен имтиханнар сайлап, тиешле БДИны бирергә кирәк булачак, дип хәбәр иттеләр Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында. 

Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.

"Нурлат районында 11нче сыйныфны 216 чыгарылыш тәмамлый",  дип хәбәр итте Нурлат районы мәгариф бүлеге начальнигы Чәчәк Газизова. 

Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International