Бер тапкыр биреләчәк ун мең сумлык түләү 2004 елның 11 маеннан 2017 елның 30 июненә кадәр туган балаларга туры килә.
Мәсәлән, балага 15 майда өч яше тулса, бу гаилә айлык биш мең сумны да, бер тапкыр бирелә торган ун мең сумны да алачак, чөнки бала 3 яшьтән 16 яшькә кадәр яшь аралыгында. Әгәр балага 1 июльдән соң гына 3 яшь тулса, 10 мең сумлык түләү аңа каралмый.
Шулай ук, апрель, май, июнь айларында 5 мең сумны беренче баласы 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туган һәр гаиләгә биреләчәк. Башта бу акча ана капиталына дәгъва иткән гаиләләргә генә кагыла иде. Гаризаны быел 1 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый.