Районның 4 мәгариф учредениесе капиталь ремонтлана

2014 елның 3 марты, дүшәмбе
Якшәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендәге комиссия районның капиталь ремонт программасына кертелгән белем бирү объектларында булып, эшләр барышы белән танышты.
- Һәр объектта эшләр план нигезендә алып барыла, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Габделгазиз Юнысов. – Белем бирү учреждениеләрендә тулыкүләмле ремонт эшләрен уку процессына комачауламыйча алып барырга тырышабыз. Программага кергән шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә тәрәзәләр тулысынча алмаштырып бетте, Чулпан урта мәктәбендә бу эшләр азагына якынлашып килә. Коррекцияләүче интернат – мәктәптә капиталь ремонт эшләрен әлегә ярдәмче биналардан башларга булдык. Хәзер ул  57 еллык кер юу бинасында алып барыла. Мәктәп эчендәге  капиталь ремонт эшләре язгы каникуллар чорында башланачак.  Түбән Чаллы авылының башлангыч мәктәбендә дә  ремонт күләмле булачак. Биредә мәктәп, балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне бер бинага берләштерү күздә тотыла. Бу көннәрдә “Городстрой” җәмгыяте хезмәткәрләре Киекле авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасына нигез салу эшләре бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International