Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Узган шимбәдә Нурлатта язучы Зифа Кадырова белән очрашу үтте
2014 елның 18 марты, сишәмбе
“Сагынырсың – мин булмам”, “Көтеп узган гомер”, “Язмыш сынавы”, “Бәхеткә юл кайдан?” Яр Чаллы язучысы Зифа Кадырованың соңгы берничә ел эчендә бер-бер артлы дөньяга чыккан әлеге китапларын укыган кешеләр “аларны укырга тоынгач, азагына кадәр җиткермичә туктап булмый”, диләр. Нурлатлылар арасында да Зифа Кадырованың иҗатын үз итәргә өлгерүчеләр байтак, шуңа җирлекара үзәк китапханә оештырган язучы белән очрашу кичәсен һәркем көтеп алды.
Башкортостанда туып-үсеп, бар гомерен Яр Чаллыда уздырган Зифа Кадырова иҗат дөньясына шактый соң – 48 яшендә генә килеп керә. Озак еллар төзүче булган ханым бүгенге көндә электр монтажлаучы булып эшли. Үзе әйтүенчә, аларның бригадасы җирне казып, электр кабельләре сузу белән шөгыльләнә икән, гади кешеләр арасында эшләү, аларның тормыш-көнкүрешләрен яхшы белү аңа тормышчан повестьлар язарга җим бирә дә.
- Мин тормышны җирдән күзәтәм, - диде язучы үзе дә. Ә язучылыкка керешеп китүенә күңелендә булган авыр кичерешләр башлангыч биргән. Башта гаиләмә дә күрсәтмичә, яшеренеп кенә яздым, - дип искә ала ул вакытларны Зифа Кадырова. – Повестька бер керешеп киткәч, шуннан аерыла алмыйча, күңелемдә кайнаган бөтен хис-кичерешләремне шунда салдым. Һәм моның белән үземне коткаруымны аңладым. Сезгә дә кулыгызга каләм алып, кешегә сөйләп булмый торган әйберләрне кәгазьгә салырга киңәш итәм. Ышаныгыз: күпкә җиңелрәк булыр.
Әнә шулай, әдәбиятка һич көтелмәгәндә килеп кергән язучының хәзер Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да меңләгән укучысы бар. Аның китаплары берничә ел елның иң күп укыла торган китаплары исемлегенә кергән. Бернинди махсус белем алмаган, әдәбият кануннары турында хәбәрдар булмаган Зифа Кадырова иҗатының әнә шулай тиз арада халык күңелен җәлеп итүенең сере – аның халыкчанлыгында.
- Сезнең китапларда тормыш чынбарлыгы ярылып ята, китапларны укырга тотынгач, үзеннән-үзе геройлар тормышы белән яши башлыйсың, - ди районыбыз шагыйрәсе, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәүзия Мөхәммәтова.
Тагын бер шагыйрәбез – Роза апа Мәсләхова да китапларны бер тында, йокламыйча укыганлыгы турында әйтә. Ә Югары Нурлат микрорайоны китапханәчесе Миннегөл Сабирова авылда Зифа Кадырова китапларына укучылар арасында чират барлыкка килүе турында сөйли. Гомумән, башка китапханәләрдә дә китапларга тузан җыеп ятарга туры килми, алар кулдан-кулга йөреп укыла икән.
Берничә сәгать дәвам иткән очрашу эчкерсез аралашу чарасына әверелде. Һәркем автор-язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп калырга ашыкты. Китапханә хезмәткәрләре Гүзәл Галләмова белән Бибинур Ишмөхәммәтова әзерләгән эчтәлекле чара язучының иҗатын һәм тормышын тулаем күзалларга мөмкинлек бирде, Кизләү китапханәсе һәм Зирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән сәхнә күренешләре бер мизгелгә булса да әсәрләр геройлары тормышы белән яшәп алырга мөмкинлек бирде. Чара төрле җырлар, шигырьләр белән баетылды.
Район җирлекара китапханәсе директоры Роза Липатова язучыга очрашу истәлеге итеп Нурлат символы булган атны тапшырганда:
- Сезнең китапларыгызны укып чыкканнан соң, алар әле озак вакытлар геройлар тормышы белән яшәргә, тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итә. Матур әдәбиятның төп максаты да шул бит инде, - дип барлык укучылары исеменнән рәхмәт җиткерде.
Ә эчкерсез аралашу чәй табыннары артында озак дәвам итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Чәршәмбе, 15 апрельдә, Нурлатта һава торышы аязучан болытлы булачак
Нурлат боксчылары Отрадныйда СВО катнашкан сугышчылар истәлегенә уздырылган турнирда өч медаль яулады
Виктор Мякишев исемендәге клубта шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 15 апрельдән башлана
2026 елда Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә 15 апрельдән ачылачак
Торак тирәсендә янучан материалларны җыештыру: янгыннарны профилактикалау кагыйдәләре
Янучан материалларны даими җыештыру - йортның янгын куркынычсызлыгы нигезе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз