Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә зур концерт булды

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Кичә, 19 мартта,  Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать осталары концерт бирде. Тамашачылар төрле Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары - ТРның атказанган артисты, профессор, Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире, баянчы Әбузәр Фәйзуллин, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе чыгарылышы, балалайкачы  Эльвира Донская, Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе студенты Алексей Кириллов башкаруында классикадан алып бүгенге көн композиторлары әсәрләре, халык моңнарына кадәр төрле стильдәге музыка тыңлап хозурландылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International