ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Балалар китапханәсе шәһәр юбилее алдыннан үз укучыларына теләкләр агачы булдырырга тәкъдим итә. 
“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсының район этабында Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Руслан Зәйнуллин җиңү яулады.
Бүген, 26 сентябрьдә, Мәскәүдә “Россиянең ел укытучысы 2014” Бөтенроссия  конкурсының финал этабы старт ала. Анда Татарстан данын шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы, республиканың “Ел укытучысы” Алла Головенькина яклаячак. 


25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, 25 сентябрьдә, Нурлатта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. 
ЮХИДИ хезмәткәрләре 1 октябрьдән район юлларында  берьюлы ике акция буенча эшләячәк. 
Районның 17 имамы белемнәрен күтәрде. Укулар 23 сентябрьдә  “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. “Ислам мәгарифе методларын камилләштерү” дип аталган темага укуларны ТР Диния нәзарате үткәрде.
1 октябрьдән районда көзге чакырылыш башланачак. Бу чорда барлыгы 356 булачак солдат медицина комиссия узарга тиеш. Шуларның 100гә якынын көзен армия сафларына озату планлаштырыла. Бу көннәрдә хәрби комиссариатның әзерлек һәм хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Илдус Мазияров көзге чакырылшка багышланган 2 көнлек җыенда катнаша. 
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шәһәрдә түләүсез мунча хезмәтләре күрсәтүнең расписаниесе.
Куйбышев ур., 21дәге мини сәламәтлек комплексы: 
3 октябрь (җомга)  – хатын-кызлар көне; 7 октябрь (сишәмбе)  – ир-атлар көне. Мунча 12.00дан 20.00га кадәр эшли.
Шәһәрнең үзәк мунчасы (Спортивная ур., 7):
1 октябрь (чәршәмбе) – хатын-кызлар көне; 2 октябрь (пәнҗешәмбе) – ир-атлар көне. Мунча 12.00дан 19.00га кадәр эшли.
 

Бүген, 25 сентябрь көнне,  “Пирамида” комплексында “РИТЭК компаниясе һәм “ЛУКОЙЛ” җәмгыятенең хәйрия фонды оештырган социаль проектлар конкурсынң җиңүчләрен бүләкләү тантанасы уза.
Анда район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә Нурлат делегациясе дә катнаша. 

24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 24 сентябрь көнне, җәмәгать иминлеген саклау буенча “Форпост” яшьләр формированиесе үзәге әгъзалары “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында 18.00да шәһәр паркында акция үткәрәләр. Алар шәһәрлеләргә мәгълүмати листовкалар таратачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International