ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Моннан берничә ел элек халык көче белән салынган Тимер юлчылар бистәсе зираты йортының кайбер чыгымнарын район башлыгы Равил Кузюров кире кайтарган. Шул акчаларга мәчетнең элеккеге имамы Зөфәр Гыймаев “УАЗ” машинасы сатып алган, һәм әлеге транспорт
белән мөселманнарны соңгы юлга озату хезмәтен күрсәтә башлаганнар. Мәет күмүдә транспорт ихтыяҗы булган ятимнәр, аз керемлеләр һәм толлар бушлай хезмәтләрдән 2-50-74 телефоны аша файдалана алалар.
Киләсе елга социаль хезмәтләр җыелмасын сайларгамы, әллә аның акчалата эквивалентынмы – ташламага ия гражданнарга 1 октябрьгә кадәр шундый карар кабул итәргә кирәк. 
Район хуҗалыкларында шикәр чөгендере казу дәвам итә. Кичәге көнгә барлык мәйданнарның 31 процентында татлы тамыр җыеп алынган. Уртача уңыш 305 центнер тәшкил итә. Казылган чөгендерне заводка ташу да оешкан төстә бара.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 23 сентябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров салым службасының  Нурлат районара инспекциясендә булып, коллектив белән танышты.  Биредә бүгенге көндә 5 кенә кеше эшләүгә карамастан, район башлыгы бурычны конкрет куйды: 5 ноябрьгә кадәр салым инспекторлары  салым түләүчеләрдән  җир, транспорт һәм милек салымнарын тулысынча җыеп бетерергә тиешләр.
Бүген, 23 сентябрьдә,  район башлыгы Равил Кузюров элеккеге ит комбинаты базасында реконструкцияләнүче казылык цехында булып, эшләрнең барышы белән танышты. Хәзер  биредә бинаны тышлау  бара, эчке эшләр дә дәвам итә. Җиһазларның бер өлеше инде кайтарылган. Казылык цехын ел азагында ачарга җыеналар. Район башлыгы үз ягыннан килеп туган  проблемаларны хәл итүдә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә ышандырды.
Бүген, 23 сентябрьдә,  балалар китапханәсендә "Татар язучылары - балаларга" проекты кысаларында безнең  якташыбыз, шагыйрь һәм журналист Илдус Диндаров иҗатына багышланган мультимедиялы презентация үтте. 1нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары шагыйрьнең "Җәй кайда кышлый?" дигән җыентыгы белән таныштылар. Иң актив укучыларга бүләкләр тапшырылды.
 Урманчылар көне алдыннан республика урманчылары җитәкчеләренә машина ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов тапшырды. Алар арасында Нурлат урманчылыгы җитәкчесе дә бар иде. 
Бу көннәрдә җылылык сезонына кагылышлы мәсьәләләр район җитәкчелегенең дә күз угында. Дүшәмбе көнне узган шәһәр планеркасында да ягу сезоны турында сүз барды. 
Шәһәрнең 9нчы һәм 3нче урта мәктәпләре укучыларыннан торган район командасы “Школа выживания” республика  туристик слетының финалында катнашып кайтты. 
Иртәгә районның 10 мөселманы хаҗ сәфәренә кузгала. Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов җитәкләгән Нурлат делегациясе Казан – Джидда маршруты буенча самолет белән оча. Нурлат хаҗилары 4 октябрьдә билгеләп үтеләчәк  Корбан бәйрәмен Мәккә шәһәрендә каршы алганнан соң, кайтыр юлга чыгарга планлаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International