НУРЛАТЛЫЛАР ЯРАТКАН ШӘҺӘРЕБЕЗГӘ ТЕЛӘКЛӘР КАЛДЫРА АЛА

2014 елның 26 сентябре, җомга
Балалар китапханәсе шәһәр юбилее алдыннан үз укучыларына теләкләр агачы булдырырга тәкъдим итә. Моның өчен төсле кәгазьдән кул рәсеме ясарга һәм аңа үз теләгеңне язарга кирәк. Ул теләкләр агачына беркетеләчәк, аны шәһәр көнендә үзәк мәйданга кую ниятләнә. Нурлатлылар һәм бәйрәм кунаклары балалар теләкләрен укудан тыш, акциядә үзләре дә катнаша алачак. Ул 29 сентябрьдән 10 октябрьгә
кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International