Алла Головенькина финалга чыкты

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Республиканың “Ел укытучысы”, шәһәрнең 1нче урта мәктәбенең биология укытучысы бөтенроссия ярышларының II турына узды. 
1 октябрь, чәршәмбе көнне Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә “Россиянең ел укытучысы-2014” бөтенроссия конкурысының I турына йомгак ясалган.  Финалга 15 лауреат чыккан. 15 лауреат арасында конкурс тарихында беренче тапкыр Татарстан вәкиленең булуы икеләтә сөенечле. Традицион мастер-класслардан тыш, финалистлар биремнәрдә дә, 4 октябрьдә исә җиңүчеләр “Мәгариф сәясәтчеләре түгәрәк өстәлендә” катнашачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International