Җәяүлеләр контрольдә булачак

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
1 октябрьдән районда ЮХИДИ линиясе буенча “Җәяүле юлы” дип аталган профилактик чара башланды. 
- Көзге якта юл-транспорт һәлакәтләре арта, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов. – Бу көннең кыскаруы, укулар чоры башлану, юлларда җәяүлеләрнең артуы белән бәйле. Еш кына җәяүлеләрнең юлны тиешле булмаган урында чыгулары бәхетсезлек очрагына китерә. Шуңа күрә дә 10 октябрьгә барачак профилактик чара барышында шоферлар гына түгел, җәяүлеләр дә контрольдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International