Нурлат акробатлары үз җиңүләрен шәһәр юбилеена багышладылар

2014 елның 17 октябре, җомга
“Ледок” ДЮСШсының спорт акробатикасы буенча тренер-укытучысы Илдус Садретдиновта  шөгыльләнүчеләрнең бүләкләр янчыгы яңа медальләр белән тулыланды.  15 октябрьдән 18енә кадәр алар батутта һәм акробатик юлда сикерү буенча  команда чемпионатында һәм Татарстан  Республикасы беренчелегендә катнаштылар. Аның нәтиҗәләре буенча,  шәхси беренчелектә “алтын”га безнең районнан иң яшь катнашучы Зөһрә Сибгатуллина лаек булды. III яшүсмерләр разряды программасы буенча чыгыш ясаган малайлар арасында Игорь Литта – 1, Булат Ибраһимов – 2нче урын алдылар. Беренче тапкыр I өлкәннәр разрядында чыгыш ясаган Тимур Әхмәтовның  12 көндәше арасында 4нче урынга чыгуы шулай ук яхшы күрсәткеч, дип саный тренер. Бу юлы II үсмерләр разряды буенча шулай ук беренче тапкыр чыгыш ясаган Аяз Талипов  ярышта 6нчы урынны алган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International