3нче мәктәп тимурчылары традицияне дәвам итә

2014 елның 21 октябре, сишәмбе
3нче мәктәп укучылары Алина Мәхмүтова, Зәринә Булатова, Ләйсән Хәйруллина һәм Энҗе Рәхимова сыйныф җитәкчеләре, татар теле укытучысы Лилия Баһаветдинова белән берлектә элеккеге тимурчылык традициясен кире кайтарырга булганнар. 
Замана тимурчылары шикәрчеләр микрорайонында яшәүче Әхмәтовлар гаиләсенә ярдәм итәргә булганнар. Зәки Яруллович һәм Гөлсирә Мингалимовна күптән инде 80не узганнар. Алар шәхси йортлары белән яшиләр, йорт яны участоклары бар, аны үзләренә генә карап бетерү кыенрак инде хәзер. Җирле мәктәп укучыларының ярдәмен исә өлкәннәр шатланы кабул иткәннәр. Игелекле эшләр марафонын укучылар  өйне җыештырудан башлаганнар. Өлкәннәр көнен дә игътибарсыз калдырмаганнар, бүләкләр белән килеп, сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр. Тиммурчыларның “остазы” Лилия Баһаветдинова сүзләренә караганда,өлкәннәргә ярдәм өйне җыештыруга гына кайтып калмаячак. Укучылар бакча  участогын тәртипкә китерергә һәм кышкыга әзерләргә дә булышачаклар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International