“Кышкы вакыт” буенча яшәячәкбез

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
26 октябрьдә, төнге 2дә без сәгаь укларын бер сәгать артка күчерәчәкбез һәм шул рәвешле “кышкы вакыт” ка күчәчәкбез. Россиянең кышкы вакытка күчүе турындагы законда каралганча, алга таба укларны сезонлы күчерү булмаячак. Татарстан федерациянең 11 сәгать зонасының 2нче – иң эресенә караган (Мәскәү сәгате) 52 субъект арасына керә. “Кышкы в акыт”ка күчү белән күпфункцияле, шул исәптән икетарифлы электр энергиясен исәпләү приборлары билгеләнгән техник параметрларга җавап бирми башлаячак: алар сәгатьләрне һәм тәүлек зоналарын закондагы нормаларны бозып күрсәтәчәк. Куллану зоналары төгәл билгеләнсен өчен, кулланучыларга андый исәпләгечләрне яңабаштан көйләтергә кирәк.
– Әгәр дә кулланучылар исәпләгечләрен яңадан программалаштырмасалар, андыйларга ниндидер чаралар күрелмәячәк. Исәпләүләр бүгенге
режимда башкарылачак, – ди “Татэнергосбыт”ның Нурлат филиалы начальнигы Гөлсинә Таһирова. – Әмма юридик затлар өчен яңабаштан программалау мәҗбүри, ул ике этапта узачак. Башта электр энергиясен исәпләүче приборны 26 октябрьдә төнге 2гә кадәр яңабаштан көйләргә, аннан исәпләгечнең “җәйге вакыт”ка күчү режимын томаларга. Электр исәпләгечләрен яңабаштан программалау өчен  кулланучыларга район электр челтәрләренә яки мондый эшчәнлек белән шөгыльләнүче башка оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан “Татэнергосбыт”ка исәпләгечне яңабаштан программалау турында хәбәр дә бирсәгез, сәгать күчү белән бәйле мәшәкатьләргә нокта куярга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International