ЭШЛЕ ИТСӘҢ, АКЧАЛЫ БУЛАСЫҢ

2014 елның 5 декабре, җомга
Быел Нурлат шәһәре мәшгульлек үзәге 28 инвалидны эшкә урнаштырды.
Алар “Мәшгуль булмаган инвалидларны эшкә урнаштыру” программасы буенча эш урыны тәкъдим иткән оешмаларда ким дигәндә 3 ел эшләргә тиешләр. Оешмаларның отышы исә – эшкә урнаштырылган һәр инвалид өчен дәүләт 100 мең сум күләмендә кулай тирәлек шартлары тудыруга акча бирә. Быел, мәсәлән, ике ТСҖ шул рәвешле кар чистарту һәм газон чаптыру җайланмалары алганнар. Ә шәһәр мәктәпләренең берсендә программа нигезендә алынган витдеокүзәтү бер урлау очрагын ачарга ярдәм иткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International