ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Күптән түгел Казанда җәмәгать тәртибен саклау буенча “Форпост” яшьләр формированиеләренең слеты үтте, анда Нурлат бүлекчәсе әгъзалары да катнашты. Нурлат “Форпосты”ның активистлары – Ярослав Балагуров, Александр Сухов, Алинә Нургалиеваны слетта “Форпост” республика үзәгенең грамоталары белән билгеләп үттеләр. Ә 1нче мәктәп укучысы Нәфис Гыйльфановка, яшьләр арасында хокук аклау хәрәкәтендә актив катнашканы һәм аны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кичә районның 41 укучысы Казанда  Республика чыршы бәйрәмендә булып кайтты.
Нурлатлы Вера Шәйдуллинага икеләтә бәхетне узган шимбә көнне “Розалия” сәүдә йорты уйнаткан лоторея китерде.
Шимбә, 20 декабрьдә, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлеге башкарма комитетының телефоны бер дә тынып тормады дияргә була. Чөнки бу көнне биредә “Алло, “Бердәм Россия”нең Кыш Бабае тыңлый” акциясе үтте.
Бүген, 22 декбрьдә район башлыгы Равил Кузюров “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” еллык республика экологик конкурслары җиңүчеләрен котлау тантанасында катнаша.

21
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
20 декабрьдә Нурлат шәһәре хәрби комиссариатыннан көзге чакырылыштагы соңгы партия егетләре армия хезмәтенә озатылды.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
19 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге комиссия “Агроразвитие” җәмгыятенең Салдакай, Якушкино, Каравыл Тавы һәм Егоркино бүлекчәләрендә булып, кышлатуның барышын карап чыкты. Эш визиты барышында Равил Әфраимович терлекчелек комплексларында булып, эшнең барышын карады һәм коллектив белән аралашты. 

19
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген, 19 декабрьдә, Нурлатка берничә районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен күчмә киңәшмә үтте.

“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырган  V  кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналистлык эшләре һәм медиа-проектлар республика  конкурсында катнашып, III урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International