Район башлыгы “Агроразвитие”дә кышлату барышын карап чыкты

2014 елның 20 декабре, шимбә
19 декабрьдә район башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендәге комиссия “Агроразвитие” җәмгыятенең Салдакай, Якушкино, Каравыл Тавы һәм Егоркино бүлекчәләрендә булып, кышлатуның барышын карап чыкты. Эш визиты барышында Равил Әфраимович терлекчелек комплексларында булып, эшнең барышын карады һәм коллектив белән аралашты. 
Моннан 1,5 ай элек яңа инвестор кулына күчкән “Агроразвитие плюс” җәмгыяте бүген яңа планнар белән яши.
Салдакай һәм Якушкино бүлекчәләрендә яңа стандартларга күчәргә планлаштырабыз, – ди җәмгыятьнең башкарма директоры Дмитрий Панин. – Терлекләрне ашату, орлыкландыруда заманча технологияләр куллану белән беррәттән, кул хезмәтеннән арынырга тырышачакбыз. Җәмгыятьнең Егоркино, Каравыл Тавы бүлекчәләрендә бу яктан проблема юк. Барлык фермалар да заманча техника һәм технологияләр ярдәмендә эшли.
Район башлыгы караган барлык 4 бүлекчәдә дә терлекләрнең баш санын арттыру белән беррәттән,  сөт күләмен дә арттырганнар. Җәмгыять җитәкчелеге әйтүенчә, әлеге уңай үзгәрешләргә технологияне дөрес куллану нәтиҗәсендә ирешелгән. Мисал өчен, рационны үзгәртү сөтнең артуына китергән. Моңа кадәр көненә 5-10 литр сөт биргән сыерлардан хәзер 16-20шәр литр сөт савыла. 
Технологияләрне бозмыйча эшләгәндә, баш санын да, сөт күлмен дә арттырырга була, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин. – Шөкер, кышлатуга районның һәр хуҗалыгы яхшы әзерлек белән керде. Агымдагы елда районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 406га, ә савым сыерлар 230га артты.
Җәмгыятьнең 4 бүлекчәсендә дь терлекчелек комплексларын караган район башлыгы җитәкчелек һәм коллектив алдына яңа бурычлар да куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International