Нурлатта массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш стратегиясе турында сөйләштеләр

2014 елның 19 декабре, җомга
Бүген, 19 декабрьдә, Нурлатка берничә районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен күчмә киңәшмә үтте.
Әлеге сөйләшү “Татмедиа” филиалларының үсеш стратегиясе” темасына багышланган иде, һәм анда якын-тирәдәге җиде районның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, аларының урынбасарлары, җаваплы сәркатипләр, шулай ук реклама белгечләре катнашты. Киңәшмәне  коммерция департаменты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Равзиева алып барды.  Биредә 2015–2017 елларда “Татмедиа” компаниясен үстерү стратегиясен тормышка ашыру юллары һәм бу максатка ирешүдә филиалларның роле турында эшлекле сөйләшү булды. Берочтан, Гөлнара Мөстәкыймовна мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең сорауларына да җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International