“Дуслык” газетасы республика конкурсында III урын яулады

2014 елның 19 декабре, җомга
“Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге оештырган  V  кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналистлык эшләре һәм медиа-проектлар республика  конкурсында катнашып, III урынга лаек булды. Бүләкләү тантанасы кичә, 18 декабрьдә, “Корстон”  кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстанда эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте. Анда ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башкалар катнашты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International