ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 13 гыйнварда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында республиканың икътисади иминлек мәсьәләләре уртага салып сөйләшенде.

Бүген шәһәрнең эре төзелеш мәйданчыгында эшче киңәшмәне район башкарма комитеты  җитәкчесе Әсхәт Габдуллин үткәрде. Төньяк-көнчыгыш микрорайонда балалар бакчасы төзелешенең барышы район җитәкчелегенең ныклы контролендә. 

13 гыйнвар көнне Нурлат районында яшәүчеләрнең күбесе иске календарь буенча Яңа елны каршы алалар.
Бу атнаның эш дүшәмбесе Раиф Богородица ир-атлар монастыреның “Притча” квартетының Раштуа концерты белән төгәлләнде. Әлеге концерт Мәдәният сараенда узды. “Притча” квартеты – күпсанлы бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.
20 гыйнвардан авыл җирлекләрендә һәм шәһәр микрорайоннарында гражданнар белән очрашулар башлана. 2014 ел нәтиҗәләр ясауны һәм 2015 елга бурычлар билгеләүне күздә тоткан очрашулар 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Яңа Әмзә авылы халкы өчен яңа ел матур яңалыктан башланды – әле декабрь азагында ук биредә подрядчы оешма блоклардан булачак участок ветеринария пункты бинасын җыеп, түбәсен ябып куйды. 
Бүген, 12 гыйнварда, Прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Нурлат шәһәр прокуратурасында Рамил Гарифуллин җитәкчелегендә 6 оператив хезмәткәр хезмәт куя. 


НРЭС мәгълүматлары буенча,12 гыйнварда иртәнге 9дан 12гә кадәр Яңа һәм Иске Иглай, Некрасовка, Якты Күл, Тукай авылларында электроэнергия булмаячак.

11
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Бүген, 11 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. 
Иртәгә, 12 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Вакыты белән кар, урыны белән буран булуы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International