Нурлат районының Яңа Әмзә авылында участок ветеринария пункты төзелә

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Яңа Әмзә авылы халкы өчен яңа ел матур яңалыктан башланды – әле декабрь азагында ук биредә подрядчы оешма блоклардан булачак участок ветеринария пункты бинасын җыеп, түбәсен ябып куйды. Алга таба пунктның тирә-ягын төзекләндерү планлаштырыла. Ветеринария пункты Яңа Әмзә һәм тирә-як авыллар халкына, хуҗалыкларга хезмәт куячак, биредә ике ветеринария белгече эшләячәк. Районның дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Василий Лысов әйтүенчә, участок ветеринария пункты 2015 елда Татарстанда ветеринария пунктлары төзү  программасы буенча төзелә һәм аны май аенда ачу планлаштырылган.   Билгеле булганча, районда әлеге программа буенча  Фома авылында узган елда ачылган ветеринария пункты әлеге участокка хезмәт күрсәтә инде. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International