Аларның игелекле гамәлләре турында әледән-әле хәбәр биреп торабыз. Әле менә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да аннан матур хәбәр килеп иреште: авылдашлары Рәшит Билалов авыл җирлегендәге 50 балага Яңа ел күчтәнәчләре җибәргән, ә авыл Сабантуйларының төп иганәчеләреннән берсе –Түбән Камада яшәүче Рәшит Гыйззәтов 10 ятим балага 500әр сумнан акчалата бүләк ясаган.