Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе чираттан тыш сөйләшүгә җыелды

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
Бүген, 11 гыйнварда ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. 
Утырыш республикада һава торышының кискен үзгәреше сәбәпле үткәрелде. Анны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясе рәисе Алексей Песошин алып барды, сөйләшүдә шулай ук ТР МЧСы башлыгы Рәфис Хәбибуллин да катнашты. Биредә республиканың гидрометеорология, ЮХИДИ службалары, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре үз ведомстволары буенча докладлар белән чыктылар. Шулай ук кайбер районнар, шул исәптән Нурлат та тыңланды. Нурлат районындагы вәзгыятьне район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин җиткерде. “Әлегә зур гадәттән тыш хәлләр юк. Төбәк әһәмиятлелегендәге юлларда – 25, шәһәр юлларында 15 берәмлек техника эшли. Район һәм шәһәрдә механик төсмердәге 7 авария теркьлде, зыян күрүчеләр юк. Электр өзелүнең 4 очрагы булды, аларның икесе төзәтелде, калганнарында авария службалары эшли”, – диде ул. Утырышта республика буенча “Буран” оператив-профилактик планы да игълан ителде. Шул сәбәпле, иртәгедән, аерым күрсәтмә булганчыга кадәр, Нурлаттан шәһәрара автобус рейслары туктатылып торачак. Видеоутырыштан соң, сөйләшү урында дәвам итте. Әсхәт Габдуллин һәм 125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин җаваплы службаларгы күрсәтмәләрен һәм киңәшләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International