Нурлатта Үлемсез полк 50ләп фронтовикны берләштерә

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
 Биш дистәгә якын нурлат гаиләсе фронтовик туганнарын “Легенда” хәрби – патриотик клубының Үлемсез  полкына яздырганнар. 
Полкның беренче төзелеше 9 Майда булачагын хәбәр иткән идек инде.
- Кешеләр Бөек Ватан сугышы солдатларының йөзләрен күрергә һәм хәтерләргә тиешләр, - дип саныйлар акцияне безнең шәһәрдә оешәтыручыларАлексей Халипа һәм Владимир Малыгин. – Әгәр шәхси архивта фронтовикның фотографиясе сакланган икән,  аның шәхси мәгълүматлары – фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме белән штендер ясарга кирәк. Билгеле булганча, фронтка киткән 16 мең нурлатның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Елдан – ел ветераннар рәте дә сирәгәя.  Үлемсез полк алар һәм аларның батырлыгы хөрмәтенә оеша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International