Нурлат сөт заводы продукциясе белән мәскәүлеләр кызыксынган

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Узган атна азагында Казанның агросәнәгать паркында үткән сөт продукциясе һәм аны дегустацияләү күргәзмәсендә җирле “Нурлат сөте” җәмгыятенең сөт заводы да катнашты һәм үз продукциясен тәкъдим итте.  Завод белгечеләре әйтүенчә, Татарстанның азык-төлек базарын үстерү, җирле җитештерүчеләрнең югары сыйфатлы продукциясен сату өлкәсен киңәйтү һәм халык арасында популярлыгын арттыру максатыннан уздырылган күргәзмә “Татарстанныкын сатып ал!” шигаре астында узган һәм  “Нурлат сөте”нең  сөт һәм сөт продукциясенең сыйфаты һәм ассортименты казанлылар һәм башкала кунакларында зур кызыксыну уяткан. Атна башыннан Нурлат сөт заводына Мәскәүнең бер компаниясеннән  продукцияне күпләп сатып алу тәкъдиме белән чыгулары да шул хакта сөйли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International