ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Ел башыннан гына да районда терлекчелек белән шөгыльләнүче гаилә фермаларының саны 4кә артып, 36га җиткән. Районда исә барлыгы 46 фермер хуҗалыгы исәпләнә, шуларның 10сы игенчелек белән шөгыльләнә.
Бу көннәрдә районның кайбер гаилә фермалары башлыклары республика конкурсларында катнашырга әзерләнә. 
“Ел укытучысы-2015” конкурсының муниципаль этабында шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Клавдия Иванова җиңү яулады. Финалга чыккан бишлек – Клавдия Иванова (2нче мәктәп), Людмила Максимова (9нчы мәктәп), Ольга Мөхәммәтшина (Төрнәс), Рәмзия Хәлиуллина (Бикүле) һәм Сергей Семенов (Якушкино) район данын зона турында яклаячак. Аларның барысы да – көчле һәм талантлы педагоглар.


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Февраль аенда 8 юбиляр РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын алачак. 

Татарстанда "Минем гаиләм шәмаиле" республика акциясе кысаларында шәмаилләр бәйгесе игълан ителде. Ул дүрт номинациядә уздырыла: профессиональ каллиграфия, үзешчән каллиграфия, балалар иҗаты, гаилә мирасы. Бәйгегә тәкъдим ителгән иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсен 15 майдан 15 июльгә кадәр Кол Шәриф мәчетендә күреп булачак. Бәйгедә катнашырга теләге булганнар үз хезмәтен фотога төшереп, 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрә ала.

Февральдә дүрт көн “Уникс”та, ике көн татар дәүләт филармония залында Фирдүс Тямаев Казан тамашачысына яңа программасын тәкъдим итте.

 

Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылу көне уңаеннан “Легенда” хәрби-патриотик клубы һәм “Патриот” страйкбол клубы әгъзалары сугышчы-интернационалист Юрий Юдановның каберенә канәфер чәчәкләре салдылар.


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Шул көннәрдә Нурлатның “Легенда” хәрби-патриотик клубы тәҗрибә уртаклашу кысаларында республиканың “Полигон”, “Истина”, “Химик” эзләнү отрядлары, шулай ук “Отечество” спорт-патриотик клубы әгъзалары белән очраштылар.


Бүген, 16 февральдә, район икътисадый советының һәм кризиска каршы штабның киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова алып барды, аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты һәм чыгыш ясады.


Якшәмбе көнне Якты Күл авылында дини викторина узды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International