Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Финалга осталар чыкты
2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
“Ел укытучысы-2015” конкурсының муниципаль этабында шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Клавдия Иванова җиңү яулады. Финалга чыккан бишлек – Клавдия Иванова (2нче мәктәп), Людмила Максимова (9нчы мәктәп), Ольга Мөхәммәтшина
(Төрнәс), Рәмзия Хәлиуллина (Бикүле) һәм Сергей Семенов (Якушкино) район данын зона турында яклаячак. Аларның барысы да – көчле һәм талантлы педагоглар.
Укытучыларның иң мөһим конкурслары быел 26нчы тапкыр узды. Конкурсның биремнәре дә елдан-ел катлаулана бара икән. Сайлап
алу турындагы традицион – ачык дәрес бирү, үзеңне иҗади яктан күрсәтү белән бергә яңалары да өстәлә тора. Ә муниципаль турда
ярышлар биш көнгә сузылган. Анда район мәктәпләреннән 17 педагог көч сынашты.
– Сайлап алу туры барышында бик күп кызыклы алымнар күрдек, - ди район мәгариф идарәсе начальнигының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Гөлфия Гафурова. – Болар – дәресләрнең яңа алымнары, методик семинарларның мавыктыргыч формалары һәм башкалар. Быелгы ел аеруча җаваплы. Узган елда илебезгә иң көчле педагогны биргән Нурлат марканы төшермичә, үз җирендә талантларның тагын да булуын расларга тиеш.
– Сез барыгыз да җиңүчеләр, - диде коллегаларын котларга килгән Россиянең иң яхшы укытучысы титулын яулаган, шәһәрнең 1нче
урта мәктәбе директоры Алла Головенькина. – Сез үзегезне җиңеп сәхнәгә чыккансыз, конкурсның сайлап алу турында катнашкансыз. Алга таба да барлык хыялларыгыз тормышка ашсын иде.
684 укучыга белем бирүче һәм 51 педагогны берләштерүче шәһәрнең 2нче урта мәктәбе – районда иң көчлеләрнең берсе. 2014 елгы нәтиҗәләр буенча ул “Өстенлекле мәктәпләр” республика программасына кертелде. Әлеге типтагы мәктәп коллективы укыту һәм
тәрбия процессында инновацион методлар кулланып, бер команда булып эшли. 2017 елда 80 еллыгын билгеләп үтәчәк мәктәпнең үз традицияләре, үз эш нәтиҗәләре бар. Конкурсның район этабында җиңү яулаган башлангыч сыйныф укытучысы, “Ел укытучысы – 2015” район конкурсы җиңүчесе Клавдия Иванованың биредәге хезмәт стажы 26 ел икән инде. Моннан ун ел элек тә ул әлеге һөнәри конкурсның район турында көч сынашкан булган.
– Безнең мәктәп коллективының төп максаты – көндәшлеккә сәләтле шәхесләр тәрбияләү. Бүгенге конкурста җиңүем бер яктан сөенеч булса, икенче яктан зур җаваплылык. Чөнки минем өчен иң мөһиме конкурсларда катнашу түгел, ә укучыларымның үсеше, – ди Клавдия Алексеевна.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов әйтүенчә, конкурста катнашучыларның осталыклары, һөнәри дәрәҗәсе үсә бара
икән. “Финалга иң лаеклы һәм көчле педагоглар чыкты дип ышанып әйтә алам”, - диде Линар Нурисламович конкурска йомгак ясап.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз