Эзтабарлар тәҗрибә уртаклаша

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Шул көннәрдә Нурлатның “Легенда” хәрби-патриотик клубы тәҗрибә уртаклашу кысаларында республиканың “Полигон”, “Истина”, “Химик” эзләнү отрядлары, шулай ук “Отечество” спорт-патриотик клубы әгъзалары белән очраштылар.
Нурлатлылар исәбендә Волгоград өлкәсендә һәлак булган Бөек Ватан сугышы солдатлары эзләү һәм җирләү буенча берничә “Хәтер вахтасы” бар инде. Әлеге эзләнүләрдә күптапкырлар катнашкан үсмерләр кыр экспедицияләре, “Соңгы саф” чарасыннан алган тәэсирләрен уртаклаштылар, эзләнү эшләренең нәтиҗәләре турында сөйләделәр, шулай ук алга таба хезмәттәшлек итү өчен яңа дуслар белән адреслар алмаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International