“Легенда” сугышчы-инетрационалистларны искә алды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылу көне уңаеннан “Легенда” хәрби-патриотик клубы һәм “Патриот” страйкбол клубы әгъзалары сугышчы-интернационалист Юрий Юдановның каберенә канәфер чәчәкләре салдылар.
Аннан егет-кызлар Юриның сыйныфташы Петр Федоров һәм дусты, шулай ук Әфганстандагы сугышчан хәркәтләрдә катнашкан Илһам Курамшин белән сугышчы-якташыбызның әнисе Любовь Юданова янында булдылар. Ул кунакларга улы, үзенең сугышка мөнәсәбәте турында шигырьләрен укыды.  Икенче көнне “Легенда” әгъзалары шәһәр паркындагы митингта да катнаштылар һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International