Шимбә көнне “Сердәш” татар ансамбле (җитәкчесе– ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәмигулла Рәхмәтуллин) Чирмешәндә “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленың икенче зона турында катнашып, Диплом белән кайтты. Ансамбль авыл тамашачылары каршында чыгышларын дәвам итә. Март аенда алар районның өч татар авылында чыгыш ясаячаклар.