Укучылар арасында уздырылучы “Яшь лингвист” республика фәнни-гамәли конференциясеннән шәһәрнең 2нче урта мәктәбенең XI сыйныф укучылары Камилла Хәкимова һәм Диләрә Әбҗаппарова I урыннар алып кайттылар. Укучыларны чарага мәктәпнең инглиз теле укытучысы Татьяна Куколева әзерләгән.