Нурлатта "Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән профилактик акция старт алды

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Яз башы Нурлаттагы бер таксист өчен күңелсез хәлдән башланган. Аңа шәһәрдәге бер предприятиедән пицца алырга һәм адрес буенча китерергә, дигән заказ керә. Юл уңаенда заказчы тагы бер шалтырата һәм берочтан телефонына 500 сум акча салуны да сорый. Ә урынга килеп җиткәч, таксист моның мошенниклар эше икәнлегенә төшенә.

Районда старт алган ТР МВДсының “Сак булыгыз, мошенниклар!” профилактик акциясе нәкъ әнә шул хәлләрне булдырмас өчен үткәрелә. РФ МВДсының Нурлат районы буенча штабы начальнигы Елена Поплавская әйтүенчә, акция социаль төсмердәге һәм яңа төр телефон мошенниклыгы очракларының ешаюына бәйле рәвештә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International