ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының финалында район данын  “Камыр Батыр” балалар бакчасы тәрбиячесе Азат Ягъфәров яклаячак. Зона турында җиңү яулаган педагог-тәрбияче 7-8 апрельдә Казанда узачак финалда төсләр белән дәвалау темасына чыгыш ясачак.
“Ел укытучысы” республика конкурсының “Ел сыйныф җитәкчесе” номинациясендә гимназиядән Нина Авдушкина, ә “Ел педагог-психологы” номинациясендә “Доверие” үзәге педагог-психологы Елена Исаева үз осталыкларын  республика этабында тәкъдим итәчәк. Районның ике иң яхшы педагогы – зона этабы җиңүчеләре педагоглык осталыгы турында сөйләүдән тыш, коллегаларына мастер-класс та күрсәтәчәк.
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Нурлат АТП”сы җәмгыяте үз акциясен тәкъдим итә. 5–10 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен шәһәр автобусларында түләүсез йөртү оештырылачак. Акция барышында әлеге категория гражданнарга таныклыкларын үзләре белән йөртү шарт.
"Дуслык" газетасы корреспонденты Маргарита Литта “Страницы семейной славы-2014” халыкара интернет-конкурсында 1 дәрәҗә Дипломга лаек булды. Әлеге бәйгедә ул “Батырларның исеме югалмый” дип аталган эше белән катнашкан иде.
Елның тәүге уңышына алар “ТРда энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү” дәүләт программасын тормышка ашыруны пропагандалау буенча массакләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашып ирештеләр. “Иң яхшы телекомпания” номинациясендә Дипломны аларга кичә ТР Хөкүмәте утырышынад Премьер-Министр урынбасары Р. Зарипов тапшырды.

1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
–“Лукойл” ААҖнең социаль-мәдәни проектлар конкурсында һичшиксез катнашырга, бу мөмкинлекне социаль мәсьәләләрне хәл итүдә файдаланырга.
Бүген, 1 апрельдә район башкарма комитеты җитәкчесенең  беренче урынбасары Руслан Морадыймов рәислегендә оештыру комитетының беренче утырышында катнашучылар алдына шундый бурыч куелды. Ә катнашучылар– районның социаль тармак вәкилләренең  конкурста катнашу тәҗрибәләре бар инде. Шуңа да конкурсның нигезләмәсе белән танышканнан соң аларга номинацияләрне һәм темаларны сайлау өчен 8 апрельгә кадәр вакыт бирелде. Шул көнгә билгеләнгән икенче утырышта һәр служба үз проектын кыскача тәкъдир итәчәк, дип килештеләр.
Бүген, 1 апрельдә, “Бердәм Россия”нең Нурлат җирле бүлекчәсендә  алга таба Нурлат районының муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына  депутатлыкка  кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатлар билгеләү буенча партия  эчендә  алдан тавыш бирү (праймериз) үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы үтте. Анда партиянең сәяси совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары катнашты.
Бүген, 1 апрельдән старт алачак язгы чакырылыш кампаниясендә быел  99 нурлатлы армия сафларына озатылачак. – Бу чорда медицина комиссиясенә 1997-88 елгы 350ләп  яшь кешене чакырабыз, - ди район хәрби комиссары Заһир Абдуллин.
Бүген районның торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык башланды. Нурлатлылар бу чорда “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенә дә кушылачаклар.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
–Акциядә эшләүчеләребез үз теләкләре белән катнаштылар,–ди идарә начальнигы урынбасары Ильяс Әндаров.–Бу безнең җиңү яулаучыларга хөрмәтебез билгесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International