Егетләрне барлый башлаячаклар

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Бүген, 1 апрельдән старт алачак язгы чакырылыш кампаниясендә быел  99 нурлатлы армия сафларына озатылачак.
– Бу чорда медицина комиссиясенә 1997-88 елгы 350ләп  яшь кешене чакырабыз, - ди район хәрби комиссары Заһир Абдуллин. – Егетләр чакыру кәгазьләре алдылар. Шуларның бер өлеше – наряд буенча 99 егет,  язгы чакырылышта армия хезмәтенә озатылачак. Бу чакырылышта төп категория – урта һәм югары  уку йортларын тәмамлаган егетләр. Югары белем белән 35 кешене озатырга планлаштырабыз. “С” категорияле машина йөртүче һөнәренә ия 20 егет тә армиягә әзерләнә. Хәрби хезмәткә озату районда  20 апрельдән башланачак.  Егетләребез нигездә коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Якын арада армия турындагы законга үзгәрешләр кертү дә планлаштырыла. Повестканы кулга биреп тормыйча, почта аша гына юллау белән бәйле ул. Бу турыда закон проекты әзерләнгән, РФ Дәүләт Думасының оборона комитеты аны хуплаган да инде. Әлеге яңалык үз көченә керсә, хәрби комиссариатларның эше җиңеләячәк: армиягә чакырылучы егетне эзләп  йөрисе булмаячак. Почта аша повестка алырга тиешле кеше югалып йөри икән, хәрби комиссариат бу эшне полициягә тапшыра. Хәрби комиссариаттан хәбәр итүләренчә, безнең районда 2013-14 елларда армия хезмәтеннән качып йөрүче 4 кеше бар икән. Бу исемлек полиция бүлегенә юлланган. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.
– Яңа    закон    проекты     армиядән качып йөрүчеләргә биш елга чит илгә чыгып китәргә рөхсәт бирмәүне күздә тота, - ди комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерләү бүлеге начальнигы Илдус Мазияров. – Моннан тыш, алар дәүләт эшендә, муниципаль хакимият органнарында эшли алмаячак.
Җыелу пунктларында яңа гына хәрби хезмәткә алынучылар өчен армия җыелмасы әзерләнгән. Ул солдат өчен кирәкле шәхси гигиена әйберләре белән комплектланган. Частьларга китәр      алдыннан солдатларга биометрик мәгълүматлар белән персональ электрон карталар, банк кредит карталары да биреләчәк.
Узган елның көзендә районнан армия сафларына барлыгы 85 егет озатылган иде. Араларында  контракт нигезендә хезмәтне  сайлаучылар да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International