Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Нурлатның ике 90-яшьлек юбиляры гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Район башлыгы Равил Кузюров тыл хезмәтчәне Фекла Горшкова белән сугыш ветераны Егор Ивановны 22 апрель көнне 90 яшьлек юбилейлары белән тәбрик итте. Әмма хезмәт һәм сугыш ветераннарын түгәрәк дата гына берләштерә дип әйтеп булмый. Аларның икесе дә тылда фидакарь хезмәт куеп һәм Ватан өчен фронтта каһарманлык күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән. Равил Әфраимович юбилярларга бүләкләр тапшырып, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатларын укыды. Шунда ук ветераннарның бүгенге тормышы белән дә кызыксынды.
Фекла Горшкова тумышы белән Елаурдан. Сугыш елларында кохозда төрле эшләрдә эшләгән, вагоннардан агач бушатырга да, хат ташучы булырга да туры килгән. Соңгысы иң авыры булгандыр, мөгаен.
- Авыл зур иде, һәм үлем турындагы кәгазьләр көн саен килеп торды, - дип исенә төшерә чәй артында Фекла Александровна. – Аларны илтеп бирү җиңел түгел. Өйгә кайгы-хәсрәт китерәсең булып чыга бит инде...
Тыныч тормышта да тырыш хезмәт куя. Гәйтән егетенә кияүгә чыга. Башкаларны көнләштерерлек итеп яшиләр. 6 бала үстерәләр, хәзер 13 оныклары һәм 4 оныкчыклары бар, алар үзләренең әби-бабалары белән горурланалар. Фекла Александровна юбилеен Нурлаттагы кызында каршылый, көннәр җылыту белән Гәйтәнгә өенә кайтачак, анда аны гаиләсе белән кече улы көтеп тора. Фекла Александровна бүген дә дөнья яңалыклары белән кызыксынып яши, ә кунакны мул өстәл белән каршы алды: район җитәкчелеге белән көн дә очрашып тормыйсың бит, ил башлыгыннан хатлар да һәркемгә җибәрелми.
Чурабатырдан Егор Ивановны армиягә 17 яшендә алалар. Бер елы Орехово-Зуевода учебкада уза, соңрак сержант званиесендә 2нче Белоруссия фронтында пулеметчы булып хезмәт итә. 1944нче елда, Могилев янында пулемет дискын алмаштырганда, аягы яралана. Озак еллар госпитальдә дәвалана. Хәрби хезмәткә яраксыз дип табылса да, Көньяк Урал хәрби округында штаб каршында хезмәт итә. Җиңүне дә шунда каршылый.
17 яшендә хәрби шинель кигән сугышчыга куркыныч булганмы соң?
- Яшь идек, бернидән курыкмадык, - ди бүген ветеран. – Безнең өчен ул чакта командир приказын үтәү иң мөһиме булды.
Район башлыгы белән сөйләшкәндә Егор Григорьевич үз тормышы турында сөйләде. Колхозда, леспромхозда эшләве, 7 баланы үстереп тормышлы итүе хакында да әйтте. Алар аңа 18 онык һәм шулкадәр үк оныкчык бүләк иткәннәр! Менә инде 5 ел Егор Григорьевич Нурлатта, сугыш ветераны буларак алган фатирында яши. Равил Әфраимович ветеранга сөенечле хәбәр дә җиткерде.
- Быел Чурабатырга юл салабыз, аннан соң Кызыл Юлга тоташтырачакбыз, - диде ул. Егор Григорьевич бу хәбәргә сөенүен яшермәде. Чөнки сугыштан соң ул Чурабатырдан Кызылы Юлга күченгән, һәм бу ике авыл да бик якын аңа. Равил Кузюровның 9 майга чакыруын да шатланып кабул итте. – Зур парад оештырабыз, һичшиксез килегез.
...Лаеклы хезмәт иткәннәр, кыю сугышканнар. Тыныч тормышта да алдынгылар сафында булганнар. Арабызда илгә лаеклы балалар үстергән шундый кешеләр яшәгәндә, җирдә һәрчак тынычлык булыр, дип ышанасы килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Нурлатта буыннар бердәмлеге символы булган «7Я» аллеясына нигез салынды
Нурлат шәһәренең Үзәк паркында «Семейный очаг» - «Гаилә учагы» грант проекты кысаларында, юбиляр гаиләләрне һәм яшьләрне берләштереп, миндаль һәм шомырт үсентеләре утырттылар.
Нурлат вокзалы янындагы яңа сквер: нинди үзгәреш көтелә
Нурлатта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыру башланды
4
май, 2026 ел
Нурлатта «Җиңү рекорды»н куйдылар
Катнашучыларга канкойгыч сугыш тәмамланганнан соң үткән тыныч тормыш көннәренә тигез символик сандагы күләмдә отжимание ясарга кирәк иде
5 майда Нурлатта һава торышы
Сишәмбе, 5 майда, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз