“Мин татарча сөйләшәм!” Республика акциясендә нурлатлылар III урынга чыкты

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе коллективы “Мин татарча сөйләшәм!” Республика акциясендә катнашып III урынга лаек булганнар. Мәктәп коллективы Диплом һәм видеокамера белән бүләкләнгән.
  Бөтендөнья татар яшьләре форумы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырган чарада 9нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылары катнашкан. Мәктәптә әлеге акция кысаларында үткәрелгән чараларны   ВКонтакте челтәрендә төркем ачып, шунда куеп барганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International