Сабыйларны сөендергән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
– Узган атнада безнең Фома урта мәктәбендә үзенчәлекле кунак булып китте. Безнең авылда туып-үсеп, мәктәбебезне тәмамлаган, бүгенге көндә Нурлатта яшәүче Әсхәт абый Фәйзетдинов Корбан бәйрәме уңаеннан безгә дә бәйрәм оештырды, - дип хәбәр иттеләр мәктәпнең “Яшь журналист” түгәрәге әгъзалары.
Баксаң, Әсхәт Фәйзетдинов мәктәпкә корбан ите генә китереп калмаган, анннан әзерләнгән аш янына мәктәпнең бар коллективы өчен мул табын да оештырган. Әле тагын, мәктәптә белем алучы 12 ятим балага күчтәнәч итеп аяк киемнәре дә алып килгән. Шулай итеп, мәктәп укучылары тәм-том, җиләк-җимешләрдән сыгылып торган өстәлләр артында сыйланганда  да, сыйныфташларының бүләкләргә ничек сөенүләрен күреп тә тормышта  игелекле гамәл кылу өчен  һәркайда һәм һәркайчан урын табылуына инанганнар. Ә халкыбызның изге бәйрәмнәре шундый игелекле гамәлләр кылу өчен менә дигән форсат бит инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International