Бүген, 5 октябрьдә, Халыклар дуслыгы йортында “Безнең йортыбыз – Татарстан-2018” республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры узды. Анда Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм Спас районнарыннан халык иҗаты коллективлары һәм “Вокал-соло”, “Нәфис сүз” номинацияләрендә аерым катнашучылар үз номерлары белән чыгыш ясады. Нурлатны Милана Матвеева, “Незабудки” (җитәкчеләре: Надежда Хворостьева), “Эсперанса” (Ольга Ильина) хореография төркемнәре, “Илһам” (Роза Әхмәтҗанова), «Родник» (Олеся Илифанова), “Сердәш” (Сәмигулла Рәхмәтуллин) вокал ансамбәльләре тәкъдим иттеләр.
Бүген фестивальнең өченче көне. Ай буе республика буенча сайлап алу турлары үтәчәк. Гала-концерт 4 ноябрьгә билгеләнгән. Ул Казанда узачак.