Нурлатта өлкәннәр шахмат, шашка да уйный, армрестлинг һәм тенниста да оста

2018 елның 5 октябре, җомга

Бүген Нурлатта өлкән яшьтәгеләр арасында спорт фестивале үтте. Анда төрле тармакларда хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан һәм спорт белән актив тормыш алып баручы өлкәннәр бердәм булып катнашты. Биредә хатын-кызлар һәм ир-атларга шашка, шахмат, армрестлинг, теннис, йөзү буенча көч һәм осталыкларын сынап карарга мөмкинлек булды. Ярышларның һәркайсы киеренке көрәш шартларында үтте. Нәтиҗәдә, шахматта ир-атлар арасында Ринат Миннебаев, хатын-кызлар арасында Җәмилә Мингалимова беренче булды. Җәмилә Мингалимовага теннис һәм армрестлинта да тиңнәр булмады. Ә хатын-кызлар арасында шашка буенча беренче урынны Миңнегөл Куропаткина яулады. Тенниста Вахит Вәлитов, шашкада Николай Евлейкин, армрестлингта Рифкать Сафиуллин беренчелекне алды. Җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылар – район башкарма комитетынң яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International