Андреевкада Покров көненә халык утырмалары үткәрергә планлаштыралар. Авыл җирлеге башкарма комитетында әйтүләренчә, хәзерге вакытта клубта бәйрәм чарасына әзерлек бара. Утырмага яшьләр дә, өлкәннәр дә чакырыла. Очрашу традиция рәвешендә чәй эчү белән тәмамланачак. Авыл халкы бер-берсен көзге нигъмәтләрдән әзерләнгән ризыклар белән сыйлаячак. Ә өстәлнең төп күрке, һәрвакыттагыча, кәбестә пирогы булачак.