11 октябрьдә “Нурлатнефть” НГДУсы ЦКППНының “Андреевка” УПВСН-1 объектында аварияләрне ликвидацияләү чаралары планы буенча штаттан тыш авария-коткару формированиеләрен җәлеп итеп өйрәтү-тренировка дәресләре узды
Нурлат телевидениесе Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәге тарихы музеена 2000-2003 еллардагы архив язмаларда район тормышын чагылдырган 70 видеокассета тапшырган.
Бүген Нурлата авыл җирлекләрендә генераль планнар әзерләү проблемалары буенча эшче киңәшмә үтте.
Илья чиркәвенең якшәмбе мәктәбе эш тәҗрибәсе Татарстан митрополиясе провославие педагогларының III съездында каралды.
Бүген шәһәр Мәдәният сараенда район имамнары җыелышы үтте. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, авыл җирлекләре башлыклары һәм имамнар катнашты.
Кичә Нурлат районының Каравыл Тавы авылында зур хәйрия концерты үтте
Урта Камышлыда модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше азагына якынлашты дип әйтергә мөмкин.
Күптән түгел Түбән Камада үткән ГТО фестивалендә 9 яшьтән 90 яшькә кадәрге спорт сөючеләрнеүз эченә алган Нурлат командасы 6нчы урын алды.
Кече Камышлыда Алексей һәм Алена Ямановлар гаиләсендә көтелгән сабый тууына туганнары гына түгел, авылдашлары да шат. Чөнки Кече Камышлы керә торган Урта Камышлы авыл җирлегендә ел башыннан 8 бала туган. Ә Ямановлар гаиләсендә ул – беренче сабый.
Нурлат районының мәгариф оешмалары бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Нурлатлылар ярминкәдә рәхмәт хатлары, дипломнарга лаек булдылар.