Бүгенге көндә “Тынгысыз йөрәкләр” патриотик җырлар район фетивлаенең оештыру комитетына 17 коллектив һәм индивидуаль заявка кергән. Фестиваль бу шимбәдә Мәдәният сараенда 10.00дә узачак.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәрә торган эшче киңәшмәдә сөйләшү өч мәсьәлә хакында барды.
Быел Парламент дәресләре “Парламент, җәмгыять һәм мин” темасына унберенче тапкыр үткәрелде һәм бүген районның барлык мәктәпләрендә дә оештырылды.
Премьера бүген, 17 октябрьдә, 17.30 сәгатьтә Мәдәният сараенда узачак. Билет бәясе 100 сум. Ул татар телендә, рус теленә тәрҗемә белән күрсәтеләчәк.
“Легенда” хәрби-патриотик клубы активы чираттагы Хәтер Вахтасында катнаша. Бу юлы эзтабарлар Орел өлкәсе Болховск районы Кривцово авылы истәлекле мемориалы районында урнашкан. Биредә казу эшләре октябрь азагына кадәр дәвам итәчәк.
Салым кампаниясенең иң кызган мәле – физик затларның 2017 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләргә бер айдан артыграк вакытлары калып бара.
Көзге каникуллар якынлаша һәм БДД ДБУсы хезмәткәрләре тагы бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерү өчен Нурлат укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче сабыйлар белән очрашу оештырдылар.
“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа технологиясе – “Ретро-терапия” хатирәләр белән уртаклашу терапиясе кертелә башлады.
Нурлат Балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучылары Рөстәм Хәсәнов, Алсу Сафина, Ольга Гришина һәм Азат Зартдинов "Призвание" I Бөтенроссия бәйгесендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар.
15 октябрь – Бөтендөнья чиста куллар көне. Ул халыкның куллар юуның сәламәтлеккә йогынтысы турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлтелгән.